Логотип
Хәбәрләр

11-нче сентябрьдә Казанның алты районында утны вакытлыча сүндереп торачаклар

Иртәгә, 11-нче сентябрьдә, Казанның алты районында электр утын вакытлыча сүндереп торачаклар. Бу шәһәрнең Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларга кагылачак. 8.3...

Иртәгә, 11-нче сентябрьдә, Казанның алты районында электр утын вакытлыча сүндереп торачаклар. Бу шәһәрнең Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларга кагылачак.

8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут Вахитов районында Карл Маркс ур., 32 адресы буенча булмаячак.

Киров районында электр утын 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Горсовет ур., 29, Дежнев ур., 1 (67-нче номерлы мәктәп), Аркылы Базар ур., 57, 59.

Шул ук вакыт аралыгында, 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерү планлаштырыла: Бакалея ур., 52а, Батыршин ур., 19, 21, 23, Блюхер ур., 2, Восстание ур., 121а, 123, 123а, Ибраһимов проспекты, 65, 65а (355-нче балалар бакчасы ), 67, 69, 71, Короленко ур., 19, 21, 23, Рәхимов ур., 9, 11, Сабан ур., 1, 3, 5, 7, 7а, Энергетиклар ур., 18, Ямашев проспекты, 17.

8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районында Гагарин ур., 49, Голубятников ур., 1, 5, 7 (15-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе), 9 һәм Короленко ур., 32, 36, 38, 40 адреслары буенча ут булмаячак.

Идел буе районында утны 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Бертуган Касыймовлар ур., 88, Гарифҗанов ур., 8, 25, 34, 36, 38, 40, 42, Камай ур., 3, 5, 7, Карбышев ур., 35, 47/1, Мәүлетов ур., 5 (Казан халыкара мәктәбе), Җиңү проспекты, 15 корп.1-3, Сыртланова ур., 8, 16, 18, 20. Отар бистәсендә 2 нче Отар, 4 нче Отар, 5 нче Отар, 6 нчы Отар, Дорожная һәм Молдавия урамнары, ә Ферма-2 микрорайонында - Азамат, Благодатная, Имәнле, Можжевеловая, Уңыш, Хыял һәм Чистая урамнары буенча ут булмаячак.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Заря урамы, 6 адресы буенча һәм Колсәет бистәсенең Главная урамы буенча урнашкан йортларда электр утын сүндерәчәкләр. 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Вознесенское бистәсендә Җиңүнең 65 еллыгы, Аргамак, Бастион, Дәртле, Зарничная, Иман, Кардәшлек, Миләшле, Связная, Снайпер, Центральная һәм Привольный торак массивындагы Җиләкле урамнары буенча ут булмаячак.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк