Логотип
Хәбәрләр

1200 татар теле укытучысы яңа уку елыннан башка фәннәрне укыта

Педагоглар яңа белгечлек алу өчен, профессиональ белем күтәрү программасы буенча укып, диплом алган. Татарстанда 1200 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу уку елыннан башка предметлар укыта. Алар мо...

Педагоглар яңа белгечлек алу өчен, профессиональ белем күтәрү программасы буенча укып, диплом алган.

Татарстанда 1200 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу уку елыннан башка предметлар укыта. Алар моның өчен махсус курсларда яңадан укып, диплом алган. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова әйтте.

“Былтыргы уку елының икенче чирегеннән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының укыту йөкләмәләре кимеде. Ел башыннан бүленгән 18 сәгатьлек йөкләнештән кемнеңдер 9-10 сәгате генә калды. Шушы ситуация килеп чыккач, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән бергә, педагогларны яңадан укыту эшенә кереште. Әлеге курслар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә башкарылды. Президент бу укуларның кирәклеген Дәүләт Советының 33 нче утырышында тәкъдим итте. Моның өчен республика бюджетыннан 28 млн сум тирәсе акча бүленде", - диде бүлек җитәкчесе.

Роза Шәяхмәтова сүзләренчә, 2018 елның сентябреннән укыту сәгатьләре кимегән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, белем бирү учреждениеләрендә башка предметларны укыта башлаган.

"Профессиональ белем күтәрү программасы 350 сәгатькә корылды. Укытучылар Казан федераль университеты, Мәгарифне үстерү институты һәм Чаллы педагогия университеты базасында белем алды. Укулар узган елның декабреннән башланды. Укытучылар ай саен график нигезендә, сессияләргә бүленеп укыды. Июнь-июльдә имтиханнар биреп, августта укыган белгечлекләре буенча дипломнар алды", - диде Шәяхмәтова.

Бүлек җитәкчесе сүзләренчә, әлеге курсларга республиканың һәр районыннан диярлек укытучылар килгән. Күпчелекне исә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Яшел Үзән, Кукмара, Бөгелмә районнары педагоглары тәшкил итә.

Яңадан укыган 1200 укытучының барысы да эш белән тәэмин ителгән.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк