Логотип
Хәбәрләр

13 октябрьдә Казанда Россиядә узачак театр елына багышланган бәйрәм үткәрелә

13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм программасында спектакльләрдән өзекләр,...

13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм программасында спектакльләрдән өзекләр, танылган артистлар белән фотосессия, истәлекле бүләкләр белән конкурслар, урам квесты һәм башкалар. Бәйрәмне оештыручы: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә театр елы игълан итү» хакындагы күрсәтмәгә кул куйган иде.

Бәйрәмне чараның алып баручысы Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша ачып җибәрәчәк. Татарстанның Халык артисткасы Луара Шакирҗанова татар театры тарихы хакында сөйләячәк, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак, театрның яшь артистлары «Агыла да болыт агыла...» спектакленнән өзек башкарачак, театрның скрипкачысы Динә Закирова музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк. Бәйрәм программасында, кыйммәтле бүләкләр белән төрле викториналар һәм конкурслар да көтелә.

Бәйрәмдә, шулай ук В.И. Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин татар театры, Г.Кариев яшь тамашачылар театры, Казан яшь тамашачылар театры, «Әкият» курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнашачак. 13.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын санаучы исәп ачылачак.

Чыганак: kamalteatr.ru

Фото: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк