Логотип
Хәбәрләр

13 сентябрьдә "Казанда Алмания көннәре" фестивале старт ала

13 сентябрьдә ТР башкаласында  "Казанда Алмания көннәре" фестивале старт ала. Фестивальнең төп темасы - музыка сәнгате. Концерт чаралары Казан аудиториясенең музыкаль классиканың күренекле әсәрләре бе...

13 сентябрьдә ТР башкаласында  "Казанда Алмания көннәре" фестивале старт ала. Фестивальнең төп темасы - музыка сәнгате. Концерт чаралары Казан аудиториясенең музыкаль классиканың күренекле әсәрләре белән таныштыруга, ә фестиваль үзе яшьләрдә академик музыка сәнгатенә һәм алман теленә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль Татарстан һәм Алмания арасындагы элеккеге тирән бәйләнешләрне ассызыклау өчен үткәрелә. Казан һәрвакыт шәһәребез тарихында тирән эз калдырган күп санлы алманнар өчен яшәү урыны булган.

Фестиваль кунакларын иҗади очрашулар, алман орган музыкасы концерты, "Deutscher Musikabend" алман җыры фестивале, мастер-класслар, семинарлар, шулай ук Казан студентлары арасында "Алмания - музыка иле" темасына әдәби эссе бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару көтә.

Фестиваль 13 сентябрьдә Казан консерваториясенең Кече залында 14.00 сәгатьтә ачыла.

Фестивальнең тулы программасы Н.Г.Жиганов ис. Казан дәүләт консерваториясе сайтында урнаштырылган.

kzn.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк