Логотип
Хәбәрләр

14 яшьлек кыз ачлыктан үлгән

Бу баланы анасы атнасына ике тапкыр гына ашаткан. Фаҗига Пермь өлкәсендә булган. Ачлыктан үлгән 14 яшьлек кыз бала мәетен бер көннән соң гына тапканнар. Бу турыда җирле басмалар хәбәр итте.Кызның әни...

Бу баланы анасы атнасына ике тапкыр гына ашаткан.

Фаҗига Пермь өлкәсендә булган. Ачлыктан үлгән 14 яшьлек кыз бала мәетен бер көннән соң гына тапканнар. Бу турыда җирле басмалар хәбәр итте.

Кызның әнисе "Ашыгыч ярдәмне" бары тик бер тәүлектән соң гына шалтыраткан. Ул табибларны "бала аңсыз ята" дип чакырган. Тик алар баланың үлемен раслаган. Бала ябыгып үлгән.


"Ана кеше кызны атнасына ике тапкыр гына ашаткан. Ул балага ябыгу күп авырулардан дәвалый дип ышандырган", диелгән әлеге хәбәрдә.

Күрше-күлән соңгы вакытта кызның бик ябыгуын сөйләгән. Ата-аналар җыелышында баланың хәле турында сорау биргәч, бу ана кызына атнасына ике тапкыр ашау да җитүен әйткән. 
Дәвамы...
Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк