Логотип
Хәбәрләр

149 баласы булган ата кешене күпхатынлылык өчен хөкем иткәннәр

61 яшьлек Винстон Блэкморның 24 хатыны булган, аларның кайберләре балигъ булмаган була. Биш елга ирегеннән мәхрүм итү урынына, ирне өй сагында калдыралар һәм ул 150 сәгать җәмәгать эшендә эшләргә тие...

61 яшьлек Винстон Блэкморның 24 хатыны булган, аларның кайберләре балигъ булмаган була.

Биш елга ирегеннән мәхрүм итү урынына, ирне өй сагында калдыралар һәм ул 150 сәгать җәмәгать эшендә эшләргә тиеш, дип яза  starhit.ruсайты. 

Канадада полигамия өчен хөкем итүнең бу беренче очрагы. 

Блэкмор беренче тапкыр рәсми рәвештә 1975 елда өйләнә. Ул 24 хатын-кыз белән никахлаша, аларның тугызы 18 яшьтән кечерәк, ә бишесенә – 15 яшь була. Аның 149 баласы туа. Суд залында ирнең күп санлы туганнары да булган. Хөкем карары чыгарылгач алар шатланышып кочаклашканнар. Дәвамы...

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк