15 сентябрь көнне Казанның кайбер урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябылачак

15 сентябрьдә Казан шәһәре россиякүләм “Кросс нации” акциясенә кушылачак. Мәркәзебездә йөгерү Кремль Казансу яр буе урамы буйлап – Декабристлар урамыннан Сәет Галеев урамына кадәр узачак. Шул сәбәпле шәһәрнең үзәк урамнары рәте транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
Шулай, сәгать 9.00 - 14.00 кадәр Кремль Казансу яр буе ( Декабристлар урамыннан Сәет Галеев урамына кадәр, шулай ук Кремль Казансу яр буе урамыннан Меңъеллык мәйданына кадәр), Сәет Галеев урамы ( Кремль Казансу яр буе чатыннан Киров дамбасы ягына таба) дип хәбәр итә Казанның физик культура һәм спорт буенча Башкарма комитеты.
Аннан тыш, Казанда “Кросс Нации-2018” үткәрелгән көнне 22, 28а һәм 89 номерлы автобус маршрутларының йөрү схемасы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр сәгать 8.00 дән 14.00гә кадәр дәвам итәчәк. Чабышлар Ирек мәйданы юнәлешендә Кремль дамбасы хәрәкәт өлешендә – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамында булачак дип хәбәр итә Казанның транспорт буенча Башкарма комитеты.
Россиякүләм “Кросс нации” йөгерү көне ел саен үткәрелә һәм быел әлеге акциягә 85 шәһәр кушылган. Казанда массакүләм йөгерү дистанциясе 1 км , ә профессиональ спортчылар өчен – 1, 2, 4 яки 6 км. “Кросс нации-2018” программасына шулай ук 2 км ераклыкка ГТО чабышы кушылган. Узган елны Казанда узган әлеге акциягә 20,7 меңнән артык кеше катнашкан.
Фото: "Мой город" сайтыннан
Фәнүзә Сираҗиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 20:27
-
19 апрель 2021 - 16:02
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
Останови огонь