Логотип
Хәбәрләр

16 мәктәп укучысын берьюлы хастаханәгә салганнар

  Актаныш мәктәбендә укучы 16 баланы берьюлы хастаханәгә салганнар Татарстанның Актаныш районы хастаханәсенә мәктәптә укучы 16 баланы берьюлы салганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына райондаг...

 
Актаныш мәктәбендә укучы 16 баланы берьюлы хастаханәгә салганнар

Татарстанның Актаныш районы хастаханәсенә мәктәптә укучы 16 баланы берьюлы салганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына райондагы үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак сүзләренчә, укучылар агуланганнар яки эчәклек гриппы йоктырганнар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га Актаныш Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәм күрсәтәләр һәм тикшерү үткәрәләр, дип сөйләделәр.

«Актаныш Үзәк район хастаханәсендә, пациентлар күпләп килгәндә, ярдәм итү өчен кирәкле ресурслар бар. Медицина анализлары алганнар һәм лабораториягә җибәргәннәр. Анализ нәтиҗәләре якын арада әзер булачак», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

pixabay.com

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк