Логотип
Хәбәрләр

16 ноябрьдә Казанда «Трудовые резервы» стадионында шугалак ачыла

Җомга көнне, 16 ноябрьдә Казанда «Трудовые резервы» стадионында шугалак эшли башлый. Эш көннәрендә бозга 17.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр чыгарга була. Ял көннәрендә шугалак 14.00 сәгатьтән 22.00...

Җомга көнне, 16 ноябрьдә Казанда «Трудовые резервы» стадионында шугалак эшли башлый.

Эш көннәрендә бозга 17.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр чыгарга була. Ял көннәрендә шугалак 14.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 12.00-14.00 – хоккей уйнарга яратучылар вакыты.

Ясалма боз һәм махсус җиһазлар ярдәмендә шугалак кечкенә минуслы температураларда эшли ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк