Логотип
Хәбәрләр

20 майда Россиядә Идел көне билгеләп үтелә

Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта “Бөек елгалар – 2008” Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында үткәрелә. Казан, 20 май, “Татар-информ”). 20 майда Россиянең барлык Идел буе төбәк...

Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта “Бөек елгалар – 2008” Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында үткәрелә.

Казан, 20 май, “Татар-информ”). 20 майда Россиянең барлык Идел буе төбәкләре бөек елга – Идел көнен билгеләп үтә. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә.

Идел елгасы Россиядә генә түгел, Европада да зурлардан берсе. Аның озынлыгы 3,7 мең километр. Россиянең сигез процент мәйданын биләүче бассейн мәйданы 1,5 миллион квадрат километрны тәшкил итә. Идел буенда илнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Һәр елны Идел буйлап 250ләп куб километр су ага.
Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта - “Бөек елгалар – 2008” Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында билгеләп үтелә. Аннан бәйрәмгә Россиянең башка төбәкләре кушылып китә. Алар арасында Татарстан Республикасы, Волгоград, Әстерхан, Ярославль, Самара өлкәләре бар.

20 май – Иделгә ярдәм итү чараларыннан бердәнбер көн түгел. 2006 елдан Мәскәүдә ЮНЕСКО бюросы тәкъдиме белән Россиядә “Тере Идел” табигатьне саклау программасы тормышка ашырыла.

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк