Логотип
Хәбәрләр

200 мең сумлык Державин премиясе ни өчен Галигә түгел, Вәлигә бирелгән?

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Һәрвакы...

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Һәрвакыттагыча, бәйгедән канәгатьсезләр дә калды. «Татар-информ» хәбәрчесе премиягә бәйле вазгыятьне һәм премиянең нигезләмәләрен өйрәнде.

Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе – үзенчәлекле. Державинның үзе кебек премиясе дә әдәбиятны һәм хокукны берләштерә. Премия әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиякә ия әсәрләр иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр алып барган юристларга бирелә. Премиянең күләме - 200 мең сум.

Быел премиягә 14 эш тәкъдим ителгән. Сигезе юриспруденциягә карый, өчесе – әдәби эшчәнлеккә.

Юриспруденция өлкәсендә премиягә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы, юридик фәннәр докторы В.Н.Демидов һәм РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиал) кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы Ф.Н.Баһаветдинов лаек булды.

Әдәбият өлкәсендә премиягә өч авто дәгъва иткән. «Стихотворения» китабы өчен Эдуард Учаров. Аны Казан үзәкләштерелгән китапханә системасы тәкъдим иткән. «Казань-ностальжи» китабы өчен Рамил Гарифуллин (Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме). 

Язучылар берлеге Чыңгыз Айтматовның «Чынгызханның ак болыты» повестен, «Без бер тамырдан» дип аталган Россия халыклары легендалары һәм мифлары җыентыгын татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Мөдәррис Вәлиевне тәкъдим иткән. Державин премиясе Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды.

Дәвамы интертатта

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк