Логотип
Хәбәрләр

2018 ел уртасында компьютер уеннары белән мавыгуны психик авыру дип табачаклар

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы компьютер уеннары белән мавыгуны психик чир буларак 2018 ел уртасында басылып чыгачак халыкара авырулар исемлегенә кертергә ния...

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы компьютер уеннары белән мавыгуны психик чир буларак 2018 ел уртасында басылып чыгачак халыкара авырулар исемлегенә кертергә ниятли, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының матбугат сәркатибе Тарик Язаревич.

Компьютер уеннары белән мавыгуны әлеге исемлеккә кертү турындагы карар бу авыру хакындагы төрле дәлилләрне өйрәнгәннән соң кабул ителде һәм ул экспертларның уртак фикере булып тора. Бу - дөнья илләренә сәламәтлек саклау өлкәсенә бәйле үз карарларын үзгәртергә һәм яңа авыруның баш калкытуына чик куярга мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлыйлар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк