Логотип
Хәбәрләр

2018 елда Казан паркларына рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән

Быел Казанның җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь...

Быел Казанның җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Казанның җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә рекордлы күләмдәге акча 1 миллиард 258 миллион сум бүлеп бирелде. Шуның 150 миллионы  федераль, 1 миллиард 108 миллионы  республика бюджетыннан»,  – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Игорь Куляжев әйтүенчә, әлеге акчаларга сигез җәмәгать киңлеге (Фестиваль җәяүлеләр бульвары, «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчык, «Комсомолец» паркы, Түбән Кабан күле яр буе һ.б.) төзекләндерелгән.

Узган елда Казанның җәмәгать киңлекләренә – 763 миллион, 2016 һәм 2015 елларда 300әр миллион сум сарыф ителгән. Соңгы елларда Татарстан башкаласында яшел зоналарның гомуми мәйданы 131 гектарга, ягъни 35 процентка арткан.

Фото: Илнар Тухбатов

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк