Логотип
Хәбәрләр

2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган

Үткән ел Татарстанга эшкә кайткан 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен республика Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә грант алды һәм медицина учреждениеләренә эшкә урнаштырылды. 2014 елдан алып ТР Х...

Үткән ел Татарстанга эшкә кайткан 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен республика Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә грант алды һәм медицина учреждениеләренә эшкә урнаштырылды.

2014 елдан алып ТР Хөкүмәтеннән барлыгы 818 табибка грант бирелде, шул исәптән 524 белгеч Россиянең башка төбәкләреннән җәлеп ителде.

Сырхауханәләргә 450 белгеч эшкә урнашты, алардан 135 табиб - аеруча ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча: мәсәлән, анестезиолог-реаниматологлар, инфекционистлар, неонатологлар, психиатрлар, суд-медицина экспертлары һәм фтизиатрлар. 

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк