Логотип
Хәбәрләр

2019 елда «Дуслык күпере» проектын нәрсә көтә?

«Дуслык күпере» проектын гамәлгә куючыларның берсе, Рифат Фәттахов берничә ай элек «Мәскәүнең «Глобэкс промоушен компаниясе» генераль директоры, сопродюсердашым Айдар Шәйдуллин белән киләсе елда 2 «Ду...

«Дуслык күпере» проектын гамәлгә куючыларның берсе, Рифат Фәттахов берничә ай элек «Мәскәүнең «Глобэкс промоушен компаниясе» генераль директоры, сопродюсердашым Айдар Шәйдуллин белән киләсе елда 2 «Дуслык күпере» татар-башкорт эстрада фестивален тагын да матуррак, тагын да колачлырак үткәрергә килештек! Сездән фикерләр, идеяләр көтәбез!» дип язган иде.

Бүген исә ул тагын да зур багланышлар баглавын, киңрәк масштабта баруын искәртеп, шәхси аккаунтында пост куйган. «2019 ЕЛДА «ДУСЛЫК КҮПЕРЕ» ТАГЫН ДА КИҢӘЯЧӘК! 13 апрельдән Казанда #ДуслыкКүпере татар-башкорт эстрада фестиваленең икенче сезоны башланып китә һәм, 15 шәһәр буйлап сәяхәт иткәннән соң, 29 апрель Уфада төгәлләнә. Быел бу проектның тагын да грандиозлырак булуы көтелә. Әлеге тамаша ике республиканың үзенчәлекле, оста җырчылары, ансамбль оркестлары чыгышларыннан гына торачак. Әлеге пост астында күңелегезгә хуш килгән һәм #ДуслыкКүпере проектының концертларында катнашырга лаеклы җырчыларның исемнәрен калдырыгыз!»

Күпер нык булсын өчен аңа һәрвакыт игътибар биреп, ныгытып торырга кирәк шул. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда «Дуслык күпере» татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплаган. Проект буенча махсус карар да кабул ителгән. Милли эстраданы үстерү, төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту изге эш. Әлеге фестиваль кысаларында дуслык җепләре тагын да ныгысын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк