Логотип
Хәбәрләр

2019 елда ничек ял итәбез?

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады.  Ял итү тәртибе ведомство сайтында урнаштырылган. Киләсе елга ял көннәре тәртибе: 5 һәм 6 гыйнварда...

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады. 

Ял итү тәртибе ведомство сайтында урнаштырылган.

Киләсе елга ял көннәре тәртибе:

5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерәләр. 

23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.

Шулай итеп, киләсе елда яллар түбәндәгечә планлаштырыла:

2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр;

23 – 24 февраль;
8 10 март;

1 5 май;

9 12 май;

12 июнь;

2 4 ноябрь. 

Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар Раштуа бәйрәме;

23 февраль Ватанны саклаучылар көне;

8 март Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме;

9 май Җиңү көне,

12 июнь Россия көне;

4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк