Логотип
Хәбәрләр

2019 елда Татарстан театрларына өстәмә рәвештә 100 миллион сумнан артык акча биреләчәк

Театр елында театр сәнгате өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр. Федераль бюджеттан тагын 75 миллион сум килер дип көтел...

Театр елында театр сәнгате өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр. Федераль бюджеттан тагын 75 миллион сум килер дип көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Мәдәният министрлыгы бюджетында Театр елы кысаларында проектларны гамәлгә ашыру өчен 30 миллион сум акча каралган", - диде Әюпова. Ул республика хакимиятенең федераль бюджеттан да акча җәлеп итәргә омтылуын искәртте.

"Россия Мәдәният министрлыгында чараларның гомуми федераль планы кысаларында Театр елы чараларын финанслау турында гариза карала. Моннан тыш, киләсе елдан "Мәдәният" илкүләм проекты да гамәлгә ашырыла башлый, аның буенча да гаризалар тапшырылган. Шулай ук "Кечкенә шәһәрләрнең театрлары" һәм "Театрлар – балаларга" федераль партия проектлары буенча ресурслар өстәлә. 2019 елда безнең театрлар әлеге проектлар кысаларында өстәмә рәвештә 75 миллион сумнан артык акча алыр дип көтелә", - диде министр.

Әюпова сүзләренчә, әлеге акчалар яңа спектакльләр кую һәм театр сәнгатен таныту формаларын булдыруга юнәлдереләчәк. "Безнең алда торган кискен проблемаларның берсе – театрлардагы тел сәясәте. Быел без Яңа ел тамашалары әзерләгәндә татар теленә басым ясадык. Яңа ел бәйрәмнәрендә рус телендә – 180нән артык, татар телендә 80гә якын спектакль күрсәтеләчәк. Узган ел татар телендә 60ка якын спектакль тәкъдим ителгән иде", - диде министр.

13 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Театр елын ачу тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың 18 театрыннан вәкилләр катнашты.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк