Логотип
Хәбәрләр

2019 елда Татарстанда «Тоталь диктант»ка биш мең кеше җәлеп итәргә ниятлиләр

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2019 елда Татарстанда «Тоталь диктант»ка 5 мең кешене җәлеп итәргә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә про...

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2019 елда Татарстанда «Тоталь диктант»ка 5 мең кешене җәлеп итәргә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә проектның Казандагы координаторы Нияз Шәрәфиев хәбәр итте.

Быел республиканың 26 муниципаль берәмлегендә 4 053 кеше диктант язган. Акция барлыгы 58 мәйданчыкта оештырылган.

«Быел әлеге чарага 4 мең кешене җәлеп итәргә һәм акцияне 30 районда 60 мәйданчыкта үткәрергә ниятләгән идек. Муниципаль берәмлекләр буенча бу күрсәткечкә ирешә алмадык, шунлыктан аны киләсе елга калдырабыз. Тоталь диктантта катнашучы районнар санын 30-35кә җиткерергә ниятлибез», - диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашкан. Әйтик, Казанда иң яшь катнашучыга нибары 14 яшь булган. «Узган еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, күбесенчә кызлар катнаша», - диде Нияз Шәрәфиев.

Май ахырында Татарстанда диктантны «5»легә язучыларны, шулай ук «Иң актив вуз», «Иң актив район» һәм «Иң яхшы фотомизгел» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

  • Быел «Тоталь диктант»ны Гүзәл Яхина тексты буенча яздылар. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк