Логотип
Хәбәрләр

2019 елга йолдызнамә

Кытай календаре буенча, 2019 - Сары Җир Кабаны елы. Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, дип куандыра б...

Кытай календаре буенча, 2019 - Сары Җир Кабаны елы. Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, дип куандыра белгечләр.

Кучкар. Тормышыгызның иң матур бизәге – мәхәббәт. Суынган хисләр кабат яңара, ялгызлар тиң ярын таба торган ел бу. Булган акчаларыгызны бер дә икеләнмичә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тотыгыз.

Үгезбозау. Сезне күңелле сәяхәт, гаиләгез белән бергә ял итү көтә. Яңа танышлар, яңа дуслар да булачак. Эш өлкәсендә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Иң мөһиме – әҗәткә алмагыз да, бирмәгез дә.

Игезәкләр. Юлдашларыгыз – уңыш һәм илһам. Яшеренеп яткан талантыгызга юл ачылачак. Бу елның тагын бер үзенчәлеге – ул сезне көтелмәгән керемнәр белән дә сөендерер.

Кысла. Юлыгызда талантлы һәм кызыклы шәхесләр очрар. Елның энергетикасы  романтикага, югарырак үрләр яуларга, яңа сукмаклар ачарга илһамландырыр. Ялгызлыкны яратучы Кыслалар өчен бу үзе бер сюрприз булыр. 

Арыслан. Карьера үсеше, җиңү һәм мәхәббәткә күмелгән ел килә. Җанга рәхәтлек бирүче хисләргә төрелерсез. Низаглардан качыгыз, бәхәскә кергәнче, компромисслар эзләвең хәерлерәк.

Кыз. Иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр бөтереп алыр. Ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге дә килеп чыгар. Әлегә сезгә үз мәнфәгатьләрегезне башкаларныкыннан, хәтта иң якын кешеләрегезнекеннән дә өстен кую кирәк.

Үлчәү. Үзгәрешләр елы. Ул эшегезгә генә түгел, финанс ягыгызга да, дусларыгызга да кагыла. Тормышны үзегез теләгән якка бора алырсыз, әмма моның өчен үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрс

Чаян. Йолдызлар яңалыклар вәгъдә итә. Алар тормышыгызга нәкъ кирәк вакытында килеп кереп, дөньяга карашыгызны үзгәртер, алдыгызга башка максатлар куеп, яңа юллар ачар.

Укчы. Хыяллар тормышка ашар чак. Иҗат потенциалыгыз артыр, сәләтләрегезне күрсәтү форсаты чыгар. Яңалыклардан баш тартмагыз, аларның берсе киләчәктә файда китерердәй яңа проект булырга мөмкин.

Кәҗәмөгез. Барысы да үз тәртибе белән барганны яратсагыз да, язмыш көтелмәгән,  күңелле сюрпризлар әзерли. Ел позитив дулкында узар. Киләчәккә планнар корыр өчен яхшы вакыт, сез хәзер аеруча зирәк акыллы.

Сукояр. Быелгы танышлык, дуслык – озын гомерле. Йолдызлар сезгә нәкъ менә шундый яңа танышулар вәгъдә итә. Тормышыгызда ниндидер мөһим вакыйга булырга тора – ул сезгә куаныч китерер.

Балык. Уңышлы ел – нәтиҗәле дә, шатлыклы да. Өйдә дә, эштә дә тынычлык, татулык тантана итәр. Вак-төяк мәшәкатьләр булса да, тулаем алганда бар да яхшы, хәтта искиткеч яхшы.

Текст: bavly-tat.ru

Фото: sueveriya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк