Логотип
Хәбәрләр

2020 елда аттестат алу өчен минималь баллар саны билгеләнде

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт 2020 елда аттестат алу өчен минималь баллар билгеләде. Тиешле боерык ведомство сайтында урнаштырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән минис...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт 2020 елда аттестат алу өчен минималь баллар билгеләде. Тиешле боерык ведомство сайтында урнаштырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документта рус теленнән – 24, математика буенча профильле дәрәҗәдә – 27, физика, биология һәм химия буенча – 36, информатика һәм ИКТ – 40, тарих һәм әдәбият буенча – 32, география буенча – 37, җәмгыять белеме буенча – 42, чит телләр буенча 22 балл билгеләнгән.

База дәрәҗәсендәге математика буенча кимендә өч балл (биш баллы бәяләү системасын исәпкә алып) булырга тиеш, диелә бу хәбәрдә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк