2022 елда Ураза гаете көне билгеле

2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булачак: бу елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. 2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме – 9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана.

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар ел саен ислам календаре – һиҗри нигезендә билгеләп үтелә. Аның буенча ел исәбе Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән датадан алып барыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман ай календареның 12 айдан һәм нигездә 354 көннән торуына, кояш елына караганда 10 яки 11 көнгә кыскарак булуын бәйле рәвештә, мөселман дини бәйрәмнәренең көннәре ел саен григориан календарена карап алга күчерелә дип яза Татар-информ.

Фото: бәйрәм

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
835
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Кариев театры «Tamga» лабораториясе белән театраль сезонны тәмамлый
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 июнь 2022 - 15:07
460
0
0
Утырырлар, дисезме?
21 июнь 2022 - 13:49
425
0
0
Биибезме?Биибез!
21 июнь 2022 - 11:41
378
0
0
"Здесь был Кай"
16 июнь 2022 - 15:28
816
0
0
Кызмы икән,малаймы?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы