Логотип
Хәбәрләр

2025 елга Казанда укучылар саны 60 процентка артачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Михаил Ченцов). 2025 елга Казан мәктәпләрендә укучылар саны 60 процентка артыр һәм 195 мең 145 кеше тәшкил итәр, дип көтелә. Чагыштыру өчен, хәзер шәһәр мәктәпләре...

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Михаил Ченцов). 2025 елга Казан мәктәпләрендә укучылар саны 60 процентка артыр һәм 195 мең 145 кеше тәшкил итәр, дип көтелә. Чагыштыру өчен, хәзер шәһәр мәктәпләрендә 121 мең бала укый. Әлеге саннарны Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Һидиятов структур бүлекчәләрнең ел саен бирә торган отчетлары вакытында Казан Мэры Илсур Метшинга җиткерде.

Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, Казанда 162 мәктәп бар, шуларның 64-ендә 18 меңнән артык бала ике сменада укый. 2016 елда ике сменалы режимда 58 мәктәп эшләгән.

И.Һидиятов искәртеп үткәнчә, 2017 елның 1 сентябрендә Совет районында 180 һәм 181 номерлы ике яңа мәктәп ачылды. Моннан кала, хәзерге вакытта “Салават күпере”, “Светлая долина” һәм “Соловьиная роща” торак комплексларында тагын 3 мәктәп төзелә.

“Алар яңа торак микрорайоннардагы киеренкелекне бушата, ләкин бер сменалы режимга күчәргә ерак әле”, - диде чыгыш ясаучы. “Архитектура идарәсе белән берлектә яңа микрорайоннарда 28 җир участогын мәктәп төзү өчен билгеләдек. Шулай ук без мәктәпләргә янкормалар төзү мөмкинлеген дә карыйбыз”, - диде И.Һидиятов.

Билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 10 ел эчендә миллионлы шәһәрләр арасында Казан (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала) мәгариф объектларын төзү буенча лидер булып килә. 2007 елда Казанда 118 объект төзелгән, шуларның 103-е – балалар бакчасы, 15-е – мәктәп.

Киңәшмәдә Башкарма комите җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесенең җир, милек һәм финанс мәсьәләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һ.б. катнашты.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк