22 ноябрьдән кабат чикләүләр!

22 ноябрьдән Татарстанда коронавирус пандемиясенә каршы көрәш буенча яңа чикләү чаралары кертелә. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.
18 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать транспортыннан QR-код күрсәткәндә генә файдаланып булачак. Тик искәрмә бар. Төбәкара маршрутлар буенча пассажирлар һәм йөк ташуны гамәлгә ашыручы җиңел такси һәм транспорт чараларына бу кагыйдәләр кагылмый. Шулай ук 22 ноябрьдән QR-кодсыз кешеләргә автовокзалларда һәм автостанцияләрдә билет сату тыела. 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның ташламалы транспорт карталары гамәлдән чыгарыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте