23 ел үткәч...

Гомерне аккан суга тиңлиләр. Вакыт узгач, үткән елларның бәхетле мизгелләренә күз салу әй күңелле дә соң. 1998 елда Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсенең әле туып, чәчәккә бөреләнеп кенә килгән чорында «Таһир-Зөһрә» газетасында яшь артистлар гаиләсе белән ихлас һәм җылы эчтәлекле әңгәмә чыккан иде. Бүген исә, 23 ел узгач, Татарстанның халык артистлары гаиләсе белән кабат элемтәгә кердек. Ниләр үзгәрде икән, бергәләп күзәтик...

 

1 текст

Сәнгать институтының беренче курсын тәмамлагач армиягә алынган Зөфәрнең ике елдан әйләнеп кайтып, укуын инде яңа курсташлары белән дәвам итәргә ниятләп аудиториягә аяк баскан мәлдә бер сылуга карап абына язуын, шуннан группадаш егетләрен: «Бу кызга өмет тотмагыз, ул минеке булачак!» дип кисәтүен һәм соңгы курска җиткәч, ниһаять, шул асыл зат белән кавышуларын сөйләп тә торырга җыенмыйм, чөнки сезнең боларны инде ишеткәнегез бар. Арагызда ишетми калганнар булса, Хуҗа Насретдин әйтмешли, белгәннәрегез белмәгәннәргә сөйләр.

Зәйнәп: Бервакыт авылдан кайтып керсәм, өстәл уртасында чәчәкләр. Аңладым инде кемнән икәнен. Курыктым шундый. Әмма ишек бикле, тәрәзә бикле...

Зөфәр: Жәһәннәмнән, Татарстанның теге читеннән очып кайттым, төзү отрядында эшләгән җирдән. Бер күрергә дип инде. Кайтсам, юк бу тулай торакта. Авылга кайтып киткән. Ишекләре пыялалы иде. Ипләп кенә пыяласын алып кереп, чәчәкләрне суга утырткач, пыяланы, киредән куеп, киттем инде күрешмичә.

Зәйнәп: Зөфәр, бәлки, бер күрүдә гашыйк булгандыр. Ә мин үзем аңа чын-чынлап икенче елны гына игътибар иттем. Безне колхозга бәрәңге алырга җибәргәннәр иде. Ул шундый көчле, йөгереп кенә эшли, булыша, үзе шаян. Юлда сөйләшеп кайта идек. Аннары мин Зөфәр йөри торган «Иделкәем» ансамбленә килеп эләктем, бергә концертлар куеп йөрдек.

Студент кешегә әҗере дә булгандыр инде ул концертларның?

Зөфәр: Күп булмаса да, бар иде. Аннары без гел үз көнебезне үзебез күрергә тырыштык. Әтиләрдән сорап булмый бит гел. Өйләнешкәч, аерым бүлмә эләктереп калдым. Шунда тордык.

Зәйнәп: Укып бетергәч, мин тулай торакка тәрбияче булып урнаштым. Зөфәр – урам себерүче. Бер чорда идән дә юдык әле.

Зөфәр: Идән дә юдык, урам да җыештырдык. Торырга урыны да кирәк бит.

Сез елның кайсы фасылында өйләнештегез, ак майларда түгелме?

Зөфәр: Ак карларда өйләнештек без. Безнең авылда, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында туй ясадык. Мин бит төпчек малай. Төп йортка кайтасы идем. Башкачарак килеп чыкты.

Зөфәр, сабырмы Зәйнәп?

– Ничек дип әйтим? Гел-гел сабыр булып бетеп булмыйдыр ул. Әмма кирәк чакта – бик сабыр.

Иркәләнеп киткән чаклары да буламы?

– Еще как. Иш-шо ка-а-ак!

Зәйнәп: И-и, шул иркә хатының бәбәй табарга да үзе «скорый» чакыртып китте бит әле...

Зөфәр: Шулай булды шул. Мин Әлмәткә киткән идем, нефтьчеләр бәйрәменә, бер генә концертта катнашырга. Икенче көнне төш алдыннан кайтып ишек төймәсенә бассам, ачучы юк. Күрше Наил абый әйтә: «Кичә кич безгә кереп душта юынып чыкты, – ди. – Ул-бу юк иде әле», – ди. Өйдә ремонт бара иде безнең. Бардак инде! Шушы өйдә. Урамга чыктым да, ары сугылып, бире сугылып, тагын кердем. Төймәгә бассам, бу юлы ишекне җизни ачты. «Нәрсә бирәсең?» – ди. «Командирский сәгать!» «Малай!» – ди бу. А-а-аннары китте инде.

Шунда, мин кайткан көнне Зәйнәп бала табып яткан. Әллә кая алып киткәннәр әле үзен, Казанның караңгы бер почмагына...

Зәйнәп: Әле яңарак кына Самарадан концертлар белән кайткан идек. Соңгы көннәргә кадәр эшләдем мин. Киң күлмәк киеп куйдым да, йөрдем җырлап. Теплоходта кайтканда суык тидергән идем, шуңа мине әллә кая алып киттеләр.

Кичтән юынып кереп яттым. Төнлә нәрсәдер булды. Аңладым инде нәрсә икәнен. Көтеп ятам, апаны уятмыйм әле. Апа, Зөфәрнең апасы, миңа иптәшкә килгән иде. Шалтыратыр алдыннан уяттым апаны. «Туктале, нишләп алай тиз генә? Алай булмый ул. Эчең авыртамы?» – ди. «Юк», – дим. «Алайса, ят», – ди. Чакырттым алай да. Өчләрдә башланган иде авыртуларым, иртәнге якта таптым да. Алып киткәндә малай икәнен күреп калдым. Аннары, ике каш арасында бөтерелеп торган зур түгәрәк бар иде. Имезергә китергәч, шуны карадым тизрәк, бутап китермәгәннәрме ялгыш, үземнекеме, дип.

Зөфәр: Үзебезнеке-е...

Улыгызга Сезнең сәләт күчте микән?

Зәйнәп: Көйгә тоемы әйбәт.

Зөфәр: Карында чакта ул җырлап йөргән малай бит.

Зәйнәп: Ул туасы көнне, юынып чыккач, биисе килә бит сикереп. Әзрәк сикергәләп тордым да, «Нишләвең бу, Зәйнәп? – дип кереп яттым. Шулай бии-бии туган малай да әле ул. Ә болай үзен көчләп өйрәтмибез бернигә дә, ирексезләмибез.

Җырчы булам дисә, сүз әйтмәс идегезме?

Зәйнәп: И-и, әле аңарчы...

Зөфәр: Авыр эш инде ул. Халык алдына чыгып җырлау – айсбергның өске өлеше. Калганы, иң кыены, иң мәшәкатьлесе тамашачыга күренми. Күренергә тиеш тә түгел. Уңай мәгънәдәге чир инде ул безнең хезмәт.

Зәйнәб, Сез күндәм хатынмы?

– Юк-у-ук, мин үз холкымны үзем беләм. Җиңелләрдән түгел. Миңа калса, бүтән кеше белән тора да алмас идем кебек. Ул – минем язмышым, шул язмыштан аермасын Ходай.

Үпкәләш чакларыгызда кайсыгыз күбрәк юл куя?

Зөфәр: Күбрәк мин юл куям. Хатын-кыз ул болай да көчсез зат. Ул һаман-һаман юл куя башласа, бөтенләй бетәчәк. Ир-ат шуңа күрә хатын-кызны күтәребрәк торырга тиеш. Ул бит барыбер көчле. Табигате белән көчле. Юл куйса да, ахыр чиктә ул барыбер үзенекенә ирешә.

Ә болай, эндәшешмичә йөргәнегез бармы?

Зәйнәп: Бер атналап булдымы бер?

Зөфәр: Бер тапкыр булды бугай.

Зәйнәп: Аның белән мавыгырга кирәкми, билгеле.

Зөфәр: Мавыксаң, дөресен әйткәндә, мөмкинлекләр икебезнең дә зур. Ул – Арыслан, мин – Кәҗәмөгез. Икесе дә көчле тамга. Ну рәхмәт инде Аллаһы тәгаләгә, туры китергән.

 «Ирдән уңдым», «хатыннан уңдым» дип авыз тутырып әйтә аласызмы?

Зәйнәп: Ай, бик зур сүз...

Зөфәр: Андый нәрсәне... Ничек дип әйтим, төрле вакыт була бит Аллага шөкер, яшибез, малайны үстерәбез.

Фирая Бәдретдин, 1998 ел.

2 текст

‒ Зәйнәб апа, бии-бии тапкан улыгыз Булат тәки артист булды бит! Улыгызның һөнәр сайлавында Сезнең катнашыгыз булдымы?

‒ Булатның кечкенәдән үк күңелендә артистлыкка омтылу булган инде. Ул безгә ияреп гастрольләргә чыккач та баш ияргә сәхнәгә йөгереп чыга иде. Кечкенәдән сәхнә, студия техникасын үзлегеннән өйрәнде. Бүгенге көндә Булат инде сәхнәдә үзенең җырларын да башкара. Сәхнәгә чыгу теләге аның беркайчан да сүнмәде, бүгенге көндә дә ул эзләнүдә.

‒ Ничек уйлыйсыз, артист балалары иркә буламы? Андый балаларга югары үрләргә менү җиңелрәктер?

‒ Балалар иркә булырга тиеш, аларны яратырга кирәк. Әмма артист баласына сәхнәгә чыгу җиңел түгел, ул танылган ата-анасына караганда авырлыкны күбрәк кичерә, аңа икеләтә авыр. Бер яктан караганда ул өйдә практика ала, әмма аларга таләп тә зуррак була ‒ без Зөфәр белән шулай дип фикер йөртәбез.

Сезнең гаиләдә кайсыгыз ут, ә кайсыгыз шул утны сүндерүче?

‒ Мин үзебезнең гаиләне «темпераментный» дип әйтер идем. Чөнки без тыныч кына фикер дә йөртмибез, бәхәсләшмичә, я булмаса берәр вакыйганы тыныч кына үткәрә алмыйбыз. Без артистлар ‒ эмоциональ кешеләр. Безнең эмоцияләр алдарак йөри. Мәсәлән, җыр өйрәнгәндә дә, йөрәгемә үтеп кергән җырны мин елап туймыйча халыкка чыгарганым юк. Кайвакыт Зөфәр «ашыкмыйк, әйдә хәл итик әле» ди. Мин инде әни кеше буларак балаларга сүз әйттерәсе килми. Тормышка лояль карарга тырышам. Әлбәттә, миңа авыррак, ләкин шундый булып яралгач, шулай тормыш итәбез инде.

Төпчек улыгыз нинди юнәлеш сайлады? Ул ниләр белән шөгыльләнә?

‒ Төпчек улыбыз да матур җырлый, ләкин сәхнәне үз итеп бетерми. Ул КХТИда белем ала. Яшьләрнең бүгенге көндә мөмкинлекләре күп, интернетта, компьютерда яңа юнәлешләрне өйрәнә алалар.

‒ Әле беренче улыгызны аякка бастырып кына килгән вакытта «ирдән уңдым», «хатыннан уңдым» дигән сүзләргә сак караган идегез. 23 елдан соң бу мәсьәләгә карашыгыз үзгәрдеме?

Әлбәттә, сак карыйсың, руслар әйтмешли «Не говори «гоп», пока не перепрыгнешь». Киләчәктә барысы да матур булсын. Тормышның сак карый торган урыннары бар.

Алсу Габдуллина әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
804
2
1
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 23 март 2022 - 10:25
    Gulshat
    Белмибез шул, әйе, искиткеч журналист иде ...
  • 22 март 2022 - 13:29
    Без имени
    Исэннэрмесез, ике мэкалэ дэ бик жылы язылган, эчкерсез энгэмэ килеп чыккан.Беренче текст авторы Фирая Бэдретдинова турында сонгы вакытта бернэрсэ дэ ишеткэн юк: кайда ул, ижаттамы? БИК кочле , уткен калэмле журналист булачак хэтердэ калган
Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы