Логотип
Хәбәрләр

“Әтием кайда, Суслонгер?”

«Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөсниярның бабасы Шәйхи хәрби уенга алынган чакта Һәдия апага бары 5 яшь, Зәйтүнә апага 3 яшь кенә була. Алар әтиләрен авыл башына – җил тегермәне янына кадәр озата баралар...

500

#МойГеройМояСемья

Китап “ТАТМЕДИА” Акционерлар җәмгыяте басмасы “Казан утлары” журналының китап киштәсе сериясенннән басылды. Һәм әлеге әсәр моннан берничә ел элек шул ук “Казан утлары” журналында “МӘДИНӘГӘ МИДӘЛ БИРӘЛӘР” исеме астында дөнья күргән иде.

Тиздән без 9 нчы май – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Сугыш афәте хакында ачыктан ачык сөйләшәбез икән, иманлы сүзләребез Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, хәбәрсез югалганнарга дога булып барып ирешер, Алла боерса!

Татарстанда “Суслонгер” дигән исемне ишетмәгән кеше юктыр. Сугыш вакытында андагы мари урманнарында сугышка китүче солдатлар өчен хәрби өйрәнү лагерлары булган һәм андагы хәлләр хакында әле дә шаккатып сөйлиләр һәм менә китаплар да язалар. Зиннур Хөснияр үзенең бер әңгәмәсендә максатым Суслонгердагы авыр хәлләрне күрсәтү түгел иде. Чөнки андый максат куйган кеше гадәттә документаль китап яза, ә минем бу әдәби  әсәр, ди. Язучының максаты кеше дигән адәми затның кыен чакларда кешелеген югалтуы хакында, кыен вакытларда бәндәнең Кешелеген саклап кала алуы турында.

Гадәттә, әдәби әсәрләрнең прототиплары була. Зиннур Хөсниярның “Әтием кайда, Суслонгер” китабының прототиплары бүген дә исән. Әсәрнең баш герое Рәхимәнең ике кызы Һәдия – повестьта ул Мәдинә исеме белән бирелә, икенче кызы Зәйтүнә, әсәрдә Зәйнәп дигән исем белән языла – алар Биектау районында гомер кичерә. Әтиләре Шәйхи хәрби уенга алынган чакта Һәдия апага бары 5 яшь, Зәйтүнә апага 3 яшь кенә була. Алар өчесе бергә әтиләрен авыл башына – җил тегермәне янына  кадәр озата баралар. 3 яшьлек сабый Зәйтүнә: “Ишән-шау йөреп кайт!” – ди үзенең тешсез авызлары белән. Инде үзләренең дә яшьләре 80 нән авышкан бу ике кыз-ханым бүген дә әтиләрен сагынып яшиләр, аны искә төшереп үксеп елыйлар. Чөнки Шәйхетдин Гыймадиев хәбәрсез югалган. Бүгенге көнгә кадәр аның каберенең кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Алар,  шундый авыр фаҗигане йөрәкләренә төенләп,  гомер буе яшәгәннәр, әниләре белән бергә гомер буе әтиләренең кайтуын көткән ятимә кызлар!

         Алар әтиләренең Суслонгердагы хәрби өйрәнү лагерена эләккәнен дә белмиләр, зур үсә төшкәч, бу хакта әниләре Рәхилә дә кызлардан бу хакта яшерә, чөнки, беренчедән, хәбәрсез югалганнарга якты чырай булмаса, икенчедән, Суслонгер сүзен ул вакытта әйтергә ярамаган, ул хакта ачылып сөйләү катгый тыелган! Аның караваы – бүгенге көндә ике ихтирамга лаек татар әбиләре, искиткеч татар хатыннары үзләренең ятимлектә узган сабый чакларын, әниләренең аларны аякка бсатыру өчен ничек газапланганын яхшы хәтерлиләр.

Хәбәрсез югалган Шәйхетдин абый белән Рәхилә апаның бүгенге көндә дистәлгән оныклары, оныкларының оныклары бар.

Илләребез-көннәребез тыныч булсын!Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

#МойГеройМояСемья

#БессмертныйПолк ; #БессмертныйПолкТатарстан ; #БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк