Логотип
Хәбәрләр

25-28 октябрь көннәрендә Казанда төрек киносы күрсәтеләчәк

25-28 октябрь көннәрендә Казанда «Мир» кинотеатрында төрек киносы атналыгы узачак. Бу хакта Казандагы Төркия баш консулы Исмәт Эрикан хәбәр итте. Əлеге чара яңа баш консулның Казанда вазифаларына кер...

25-28 октябрь көннәрендә Казанда «Мир» кинотеатрында төрек киносы атналыгы узачак. Бу хакта Казандагы Төркия баш консулы Исмәт Эрикан хәбәр итте.

Əлеге чара яңа баш консулның Казанда вазифаларына керешүеннән соң оештырылган беренче мәдәни чара. Ул традиция буларак дәвам итә.

Быелгы атналыкта дүрт төрек фильмы күрсәтеләчәк.

Алга таба төрек фильмнары Казанда гына түгел, консуллык биләмәләренә кергән Чувашия, Самара өлкәсе һәм башка өлкәләрдә күрсәтеләчәк, диде консул.

Автор: Алсу Исмәгыйлева

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк