Логотип
Хәбәрләр

3 февральдән Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе арта

3 февральдән башлап Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта. Акча белән түләгәндә, бер билет 27 сум торачак. Электрон проездной буенча түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу турыда...

3 февральдән башлап Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта. Акча белән түләгәндә, бер билет 27 сум торачак. Электрон проездной буенча түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу турыда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында әйтелгән.

Шулай ук Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утыру өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде. (Бу проездной буенча бер тапкыр бару бәясе 18 сум була.)

«Билет бәясе үзгәртү өчен нигезләмәне Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Прокуратурасы өйрәнде», - диелгән әлеге документта.

Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы лимитсыз проезднойлар барлыкка киләчәк дип хәбәр иткән иде. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты

Чыганак: татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк