Логотип
Хәбәрләр

4 көн эчендә 150 мең казанлы һәм шәһәребез кунагы җанатарлар фестивале мәйданчыгында булды

4 көн эчендә 150 мең казанлы һәм шәһәребез кунагы FIFA Җанатарлар фестивале мәйданчыгында булды. Ә 16 июнь рекордлы көн – “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 56 мең тамашачы булды. Кунакханәләр...

4 көн эчендә 150 мең казанлы һәм шәһәребез кунагы FIFA Җанатарлар фестивале мәйданчыгында булды. Ә 16 июнь рекордлы көн – “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 56 мең тамашачы булды. Кунакханәләрнең уртача тулыланышы 78% артык, ә 16 июньдә, Казанда матч узган көнне, 86% тәшкил итте. Киләсе уен көнне, ягъни 20 июньдә, шәһәр кунакханәләре 90% тулыр, дип фаразлана. “Зур футбол бәйрәме Казага килде”, - диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнь чемпионаты көтелгән вакыйга булды. “Шәһәр өчен бу статусын күтәрү өчен бик яхшы мөмкинлек. Шәһәрдә кунаклар күп. Бу шәһәрдә атмосфераны үзгәртә, - диде Мэр. – Мундиаль Казанны мәңгелеккә дөнья футболы тарихына кертеп калдырачак, шәһәребез дөнья чемпионаты белән дә ассоцияләнәчәк”.

“Казан Арена” стадионында үткән беренче матчта Франция җыелма командасы Австралия командасын 2:1 хисабы белән җиңде. “Кызыклы матч, матур голлар, Россия һәм чит ил җанатарлары”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы игътибар иткәнчә, чемпионат шәһәрнең барлык хезмәтләре өчен дә зур сынау булды. Мәсәлән, беренче матч көне медицина хезмәткәрләренә 69 кеше мөрәҗәгать иткән, күпчелек очракта ярдәм амбулатор рәвештә күрсәтелгән.

“Бурычыбыз – FIFA куйган зур таләпләргә туры килү. Барысы да план һәм регламент буенча эшләнә. Шул ук вакытта барысын да тамашачыга уңайлы булсын, дип эшләргә кирәк, - диде шәһәр башлыгы. – Тест матчлары, Конфедерацияләр кубогындагы эшебез чемпионатка максималь рәвештә әзерләнергә ярдәм итте”. Сүз уңаенан, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, беренче матчтан соң, барлык хезмәтләрнең килешеп эшләве ярдәмендә, тамашачылар стадионнан 55 минут эчендә таралышкан.

Илсур Метшин чемпионат эшендә катнашучыларны уяу булырга һәм һәр матчка яңадан әзерләнеп торырга чакырды. “Тагын бер тапкыр – бу әле старт кына. Старт яхшы, оешкан, гадәттән тыш хәлләрсез үтте. Шулай ук калган уеннарга да әзерләнергә кирәк”, - дип саный шәһәр башлыгы. “Чемпионат бетәчәк, ә болар барысы да, Универсиададан соң кебек үк, шәһәрлеләр өчен калачак”, - диде Мэр.

“Шәһәрлеләр белән дә хөрмәт белән эшләргә кирәклеген онытмагыз. Кунаклар гына түгел, шәһәрлеләр дә бәйрәм хисен тоярга тиеш”, - диде Мэр.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньдә Мәскәүнең “Лужники” стадионыда ачылды. Беренче матчта Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелма командалары уйнады, Россия командасы 5:0 хисабы белән җиңде. Казанда чемпионат җанатарлар фестивале мәйданчыгында ачылды. Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, беренче көнне биредә 25 мең кеше җыелган. Тамашаның үзенчәлеге булдып футбол кыры һәм туп ярым сферасы формасында ясалган чәк-чәк торды – 4 тонна авырлыктагы сый Россия рекордлар китабына кертелде.

Туристлар өчен Казада бай мәдәни программа әзерләнгән. Аерым мәйданчыклар Кремль яр буенда, Горький ис. паркта, Бауман урамында оештырылган. 4 көн эчендә әлеге чараларда 55 мең кеше булган.

20 июньдә Казанда Испания һәм Иран команадалары уйный, матч 21.00 сәгатьтә башлана. Транспорт хәрәкәте 17.00 сәгатьтән чикләнә. 

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк