Логотип
Хәбәрләр

7 майда Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 7 май көнне Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте үзгәрә һәм өлешчә чикләнә. Бу “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест матчы уздыру...

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 7 май көнне Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте үзгәрә һәм өлешчә чикләнә. Бу “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест матчы уздыру белән бәйле.

7 май көнне 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Казанның урам-юл челтәренең түбәндәге өлешләрендә хәрәкәт чикләнә: С.Хаким ур., Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә; Чистай ур., А.Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлешендә, А.Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә (Ф.Әмирхан проспектына С.Хәким ур. юнәлешендә төшү юлыннан тыш); Чистай ур., Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге өлешендә, Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә; Ямашев пр., Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге өлешендә; Гаврилов урамы дублеры, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә; Академик Арбузов ур., Журналистлар урамыннан Ямашев урамына кадәрге өлешендә, Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә.

Әлеге урамнар белән чикләнгән зонада яшәүчеләр урамнарның ябылган өлешләренә чыкмыйча, йортлар арасыннан гына хәрәкәт итәчәк.

Моннан кала, түбәндәге урыннарда берьяклы хәрәкәт кертү өлешендә транспорт хәрәкәтен оештыру схемасына үзгәрешләр кертелә: Адоратский ур., Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә, Четаев урамыннан хәрәкәт иткәндә; Журналистлар ур., Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәрге өлешендә, Академик Арбузов урамыннан хәрәкәт иткәндә; Нигъматуллин ур., Чистай урамыннан С.Хәким урамына кадәрге өлешендә, Чистай урамыннан хәрәкәт иткәндә.

Шулай ук Журналистлар урамыннан Халитов урамына, Академик Арбузов урамыннан хәрәкәт иткәндә, сул якка борылыш; Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендә, Четаев урамы ягыннан Адоратский урамы буенча барганда, сул һәм уң борылышлар тыелачак.

Хәрәкәт чикләнү шартларында автобус, троллейбус һәм трамвай маршрутлары соңгы тукталышларыннан “Ветеринария академиясе” һәм Ямашев проспекты буенча Адоратский ур. тукталышларына кадәр генә хәрәкәт итәчәкләр. Транспорт хәрәкәтен чикләү 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган, бу вакытка кадәр җәмәгать транспорты штат режимында эшләячәк.

Җәмәгать транспорты борылуы өчен Ямашев проспекты буенча һәм Академик Арбузов ягыннан вакытлыча борылыш юллары булдырылды. “Казан Арена” стадионы аша баручы транзит пассажирлар әлеге тукталышларда төшеп, юлларын киләсе тукталышлардан дәвам итәргә тиеш булалар.

Хәрәкәт чикләнгән вакытка матч башланганчы, 2-нче троллейбус маршруты хәрәкәте схемасы шулай ук үзгәртелә: Ямашев проспектына борылгач, “Адоратский ур.” тукталышыннан түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: “Ямашев пр.”, “Ибраһимов пр.”, “Декабристлар ур.”, Кремль күпере”, “Меңьеллык мәйданы”, “Ташаяк ур.”, “Мәскәү ур.”, “Татарстан ур.”, Уң як Болак ур.”, “Сәламәтлек” комбинаты”, алга таба “Адоратский ур.” тукталышына кадәр маршруты буенча.

Футбол матчы башлангач, 19.00 сәгатьтә 2 һәм 13 номерлы троллейбус хәрәкәте ябыла. Автобус һәм трамвай маршрутлары эше эш көне графигы буенча пик сәгатьләре режимы буенча 23.30 сәгатькә кадәр, метрополитен эше 24.00 сәгатькә кадәр озынайтыла.

Матч тәмамлангач, тамашачыларны кайтару өчен өстәмә җәмәгать транспорты оештырыла. “Адоратский ур.” тукталышында 25 өстәмә автобус һәм 10 трамвай булачак, “Ветеринария академиясе” тукталышында – 35 берәмлек автобус һәм 10 трамвай, Чистай урамында Декабристлар урамы юнәлешендә – 10 троллейбус берәмлеге.

9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, Бауман урамында,Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

Бу көнне шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы да үзгәрә. 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр “Г.Тукай мәйданы метро станциясе – Акадумик Арбузов ур.” маршруты буенча йөрүче 2-нче троллейбус хәрәкәте Җиңү Парадына әзерләнү һәм Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте туктатылу сәбәпле ябыла. 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк. Шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә 15, 29, 75 номерлы автобуслар Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

6, 35, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Чернышевский ур. – Суң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы - маршрутлары буенча. Кремль дамбасыннан шәһәр үзәге юнәлешендә 15, 29, 75 номерлы автобуслар Кремль яр буе ур. - Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк. 6, 35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль яр буе ур. - Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди – Чернышевский ур. – Мәскәү ур. – Астрономия ур. – К.Маркс ур. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

Искәртергә кирәк, 7 май көнне “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында матч узачак, биредә стадион янындагы территориядәге (“соңгы миль”) схемалар һәм хезмәтләр тикшереләчәк. Казанлылар һәм башкала кунаклары матчка бушлай бара ала.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк