Логотип
Хәбәрләр

7 сентябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

Иртәгә, 7 сентябрьдә, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазлары...

Иртәгә, 7 сентябрьдә, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Маяковский ур., 29б; Некрасов ур., 27, 29, 31, 35; Щапов ур., 10, 10а. 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Париж Коммунасы ур., 12, 14, 18. 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Маяковский ур., 27, 29а; Щапов ур., 10, 12, 14/31.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Мирный бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: Березники, Красновидово, Мелитополь, Надпойменная, Яңа Дәүләки, Подольск, Подлесная, Синицын.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Н.Ершов ур., 29, 29б.

 

 

kzn.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк