Логотип
Хәбәрләр

«70 яшендә Алла Пугачевада ни акыл, ни зирәклек юк...»

Музыкаль тәнкыйтьче Сергей Соседов сүзләренчә, Примадонна җырчы дип аталырга хокуклы түгел дип саный, чөнки ул сәхнәдә инде күптән чыгыш ясаудан туктады. Өстәвенә, аның юбилеена Сергей бөтенләй килерг...

Музыкаль тәнкыйтьче Сергей Соседов сүзләренчә, Примадонна җырчы дип аталырга хокуклы түгел дип саный, чөнки ул сәхнәдә инде күптән чыгыш ясаудан туктады. Өстәвенә, аның юбилеена Сергей бөтенләй килергә җыенмый икән. Ул залда байлар гына җыелачагын һәм аларны билетларның бәясе дә, сәхнәдә ниләр булачагы да кызыксындырмый, дип саный.

17 апрельдә Кремльдә Алла Пугачеваның 70 яшьлегенә багышланган зур юбилей концерты узачак. Җырчы ун ел эчендә беренче тапкыр сәхнәдә зур шоу-программа белән чыгыш ясап, үзенең карьерасына нокта куячак. Артистканың концерты инде хәзер үк бу елның төп вакыйгаларының берсе булып санала.

«Пугачева концертына билетлар теләсә нинди бәядән сатылачак. Анда әлбәттә бай кешеләр булачак: банкирлар, элита, зур театр әһелләре. Аның соңгы нормаль тере концерты 20 ел элек узды. Алланың инде күптәннән тавышы юк. Бүген урамнан теләсә кем алай җырлый ала. Мин аның концертына бармаска чакырам, — дип белдерде «Выход в люди» программасында тәнкыйтьче.

Автор: Александра Иванова

Фото: Persona Stars

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк