8 Март хөрмәтенә ханымнар өчен бушлай бәйрәм программасы оештырыла.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее гүзәл затларны 8 март көнне «Минем өчен, яраткан...» дип исемләнгән бәйрәм программасында катнашырга чакыра. Көн дәвамында хатын-...
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее гүзәл затларны 8 март көнне «Минем өчен, яраткан...» дип исемләнгән бәйрәм программасында катнашырга чакыра. Көн дәвамында хатын-кызлар өчен керү бушлай булачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа иртәнге 11.00 сәгатьтә ярминкә ачылуы белән башланачак, анда кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм декоратив эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.
«Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе чүлмәк сәнгатенә, курчаклар ясау һәм башка күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Хатын-кызлар үзләрен «үрнәк хуҗабикә, сөйкемле модель һәм оста куллы ханым буларак» күрсәтә алачаклар», - диелә хәбәрдә.
11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан рәссамы Миля Нуруллина «Син-рәссам. Биредә һәм хәзер» сәнгать студиясендә мастер – класс үткәрәчәк. Сәгать 12дә квест-уены узачак. Анда катнашучылар үткәннәргә сәяхәт кыла һәм күп кенә конкурслар уза алачак.
13.00 сәгатьтә «Яз көйләре» автор җырлары концерты башлана: Фоат һәм Гүзәл Бакировлар тыңлаучылар белән позитив эмоцияләр һәм бәйрәм кәефе белән уртаклаша.
Фото bestmaps.ru сайтыннаң
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/03/181933/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк