Логотип
Хәбәрләр

А.Кузьмин: Мөхәррирләрнең белдексезлеге аркасында басмаларны юкка чыгаруга юл куймаячакбыз

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә медиакомпания филиаллары мөхәррирләренең эффективлыгын бәяләү системасы эшләнелгән. «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятендә медиакомпания филиаллары мөхәррирләрен...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә медиакомпания филиаллары мөхәррирләренең эффективлыгын бәяләү системасы эшләнелгән.

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятендә медиакомпания филиаллары мөхәррирләренең эффективлыгын тикшерә торган система эшләнелгән. Бәяләү шартлары арасында контент, язылу, сайтка, социаль челтәрләргә керүчеләр саны, икътисади нигез бар. Бу хакта «Татар-информ»га «Татмедиа»АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин сөйләде.

Шуңа бәйле рәвештә яшел, сары һәм кызыл зоналар бар. Әгәр мөхәррир өч ай эчендә кызыл зонада тора икән, аны Казанга чакыралар. Анда аңа хаталарын төзәтергә ярдәм итәчәкләр.

«Бу без төзәтерлек, ярдәм итә алырлык борчу. Теләк булмау дип аталучы гаеп бар. Бу заманча шартларда яшәргә теләмәү, 10-15 ел эшләгән кебек эшләргә тиеш түгеллеген аңларга теләмәү, кешеләр, партнерлар эзләргә теләмәү. Мондый кешеләр белән без күп санлы кисәтүләрдән һәм консультациядән соң хушлашырга мәҗбүрбез», - диде ул.

Олы яшьтәге күп кенә мөхәррирләргә бәлки яңа эш форматына күчәргә авыррактыр, дип дәвам итте әңгәмәдәш.

«Ләкин минем шундый мисаллар бар – 20-30 еллык стажы булган җитәкче үзенең фикерләвен, редакциянең эшен үзгәртә һәм заманча әйберләр бирә башлый. Бу газеталарга, журналларга кагыла. Без мөхәррирләрнең белдексезлеге һәм аның заманча шартларда эшләргә теләмәве аркасында басманы юкка чыгарырга юл куймаячакбыз. Без башка кеше килеп, яңа тормыш, яңа сулыш бирә алырдай вариантлар эзләячәкбез», - дип йомгаклады «Татмедиа» башлыгы.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк