Логотип
Хәбәрләр

Әминов - яңа рәис!

2019 елның 24 гыйнвар көнне Казанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XIX съезды узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Журналистлар...

2019 елның 24 гыйнвар көнне Казанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XIX съезды узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм республикабызның атаклы журналистлары катнашты. Римма Атлас кызы берлекне 24 ел уңышлы җитәкләп килә. Ярты сәгатьлек чыгышында ул эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады, журналистлар һөнәренең дәрәҗәсен арттыру , «Татмедиа» журналистларының уртача хезмәт хакы 20 мең булуы, басмаларның баш мөхәррирләрнең еш алышыну һ.б. проблемаларын күтәрде. Съезд барышында Илшат Аминов Казан дәүләт университетының «журфагында» бюджет урыннар булмавы ассызыклавы да урынлы булды. Чыгыш ясаучылар берсүздән басма гәҗит-журналларның һаман да актуаль булулары, әмма редакцияләр заманнан калышмыйча мульти-медиа форматта эшләүгә күчү кирәклеген әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең һәрвакыттагыча мәгънәле чыгышы вакытында журналистлар даирәсенең авырлыкларын бергәләп чишәргә чакырды һәм сүзен журналистларга «Иҗади мөмкинлекләр!» теләп тәмамлады. 
2019 елның 24 гыйнвары - тарихта калачак көн - Татарстан журналистлар берлеге рәисе булып Илшат Юныс улы Әминов сайланды. 
Яңа мөмкинлекләр күп булсын, хөрмәтле журналистлар!
Чыгышларның видеолары белән танышырга чакырабыз.
Текст һәм фото, видео авторы: Зилә Хөснетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк