Логотип
Хәбәрләр

«АИГЕЛ» төркеме Берлин фестивалендә татар телендәге клип белән Россияне тәкъдим итәчәк

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «АИГЕЛ» төркеме Berlin Music Video Awards фестивалендә татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк. Төркем әгъзалары Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия бу хакта...

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «АИГЕЛ» төркеме Berlin Music Video Awards фестивалендә татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк. Төркем әгъзалары Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия бу хакта социаль челтәрдәге үз сәхифәләрендә хәбәр итә. Фестиваль май ахырында Германия башкаласында узачак.

«Россияне татар телендәге җыр белән тәкъдим итү – зур дәрәҗә! Фестиваль оештырыла башлаганнан алып анда Казан арты диалектындагы татар теле ничә мәртәбә яңгыраган икән? Дөрес, бер тапкыр да! Бу – безнең өчен зур горурлык», - дип язган төркем солисты.
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк