Логотип
Хәбәрләр

«Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, җырланмаган әле безнең җыр...». Филармониядә «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты узды

Әлеге концерт турында мин очраклы һәм бик кызыклы рәвештә белеп алдым. Салкын көзге кичтә урамнан атлыйм, колагымда Хәйдәр ага башкаруында «Кайчан гына очрашырбыз» яңгырый. Иң яраткан җырларымның берсе... Шул мизгелдә мессенджерда хәбәр килеп төште - Филармониядә «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты узачак! Ни дәрәҗәдә шаккатуымны һәм сөенүемне күз алдына китерергә буладыр.

13 ноябрь кичендә Филармониягә килгән тамашачы Хәйдәр аганың тормыш юлын барлады, ул башкарган җырлар һәм бүгенге көн авторлары тарафыннан язылган яңа җырларны ишетү бәхетенә иреште. Шул бәхетлеләр арасында мин дә бар идем. 

Концертның сценарий авторы Резедә Гобәева. Чара алдыннан узган матбугат очрашуында Резедә "Соңгы арада шәхесләрне өйрәнү минем төп эшемә әйләнеп китте кебек" дигән иде. Әйтергә кирәк, Резедә өйрәнгән чираттагы шәхеснең Бигичев булуы очраклы гына түгел. Узган ел Хәйдәр ага тууга 75 тулу уңаеннан күзгә күренерлек чаралар узмады, киң җәмәгатьчелек бу дата турында хәтта онытып ук җибәргән төсле иде, ә әлеге концерт Хәйдәр Бигичев иҗатын, шәхесен яратучылар өчен зур бер бүләк булды. Шуңа да оештыручылар - "Калеб" яңа буын җыены проектлары кураторы Лилия Гәрәева, Казан шәһәре вице-мэры, "Калеб" яңа буын җыены проекты авторы Гүзәл Сагыйтовага, шулай ук концертның режиссёры, Кариев театры артисты Булат Гатауллинга бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.

Монда чын сәнгатькярләр, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручы затлы тавышлы чын (!) җырчылар җыелган иде. Берничәсенең генә фамилиясе язылса да инде бар нәрсә аңлышылыр төсле, ләкин мин аларның һәрберсен атап үтү мөһим дип саныйм. "Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев" концертында катнашкан артистлар: Айдар Сөләйманов, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Элина Сафина, Илгиз Шәйхразиев, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Филүс Каһиров, Рөстәм Хөсәенов. Алар гына да түгел, композиторлар - Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Лилия Таһирова да үз әсәрләрен рояльдә уйнап тамашачыны сөендерде. Концертны Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры бизәде. Сценарий буенча укытучы ролендәге Резедә Сәлахова (Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты - авт.) укучылар күңелендә тарихка, Хәйдәр Бигичев шәхесенә һәм җырларына карата мәхәббәт уята алды. Ә укучылар булып "Апуш" татар балалар театр студиясе шәкертләре уйнады. Кариев театры артистлары - Айрат Шамс, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина Хәйдәр Бигичев һәм аның гомерлек мәхәббәте, хәләл җефете Зөһрә Сәхабиева рольләрендә иде. Бу кичне без классик әсәрләрне дә, ретро җырларны да, заманча көйләрне дә ишеттек һәм алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. 

Концерт символик рәвештә "Без кабызган утлар" җыры белән башланып китсә, ахырда барлык катнашучылар тарафыннан "Җырланмаган әле безнең җыр" җыры белән төгәлләнде. Әйе, Хәйдәр Бигичев яшьли, 49 яшендә бакыйлыкка күчте, ул җырламаган әле күпме җыр калгандыр... Тик шулай да өмет бар - әнә күпме яшь җырчылар аның изге юлын дәвам итә! Бу матур чара драматик тенор, ТАССРның халык артисты Хәйдәр ага Бигичев рухына дога булып барсын. "Кайтаваз" концертлар циклы дәвам итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021