Айдар Галимов бәйрәмгә әзерләнә

Сез бераз 23 февральгә әзерләнә башладыгызмы соң ул? Носки-галстуклар бәйрәме борын төбендә бит. Сөеклеләрегез өчен сюрпризлар турында да кайгырта башларга вакыт. Мәзәктәгечә инде: «Кадерлем, мин сиңа бүләк алдым. Киеп кара әле. Ярар соң, сиңа ярамаса, үзем киярмен». Ә бит сораштырулар күрсәткәнчә, ир-егетләр дә хатын-кызлардан бүләк ярату буенча ким-хур түгел икән. Хәтта чәчәк яратучы ир-атлар да шактый ‒ шуңааа... Мин дә, шәхсән, әлегә бүләк турында кайгыртмаган ‒ селкенә башларга кирәген чамалыйм үзе. Әнә, танылган җырчыбыз Айдар Галимов та шуңа ишарәләп тора әле. Инстабитендә мунчада ир-атлар компаниясе белән төшкән фотосын куйган. Гадәти генә фото түгел ул - егетләр битләренә шәпләп кенә маска сылаганнар. «Февраль башы белән, ә димәк, озакламый безнең бәйрәм! Без әзерлекне башладык», ‒ дигән Айдар абый. Тел төбегезне аңладык инде, аңладык, дөяләр-энәләр худта, име, кызлар?..
Автор: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
Наркотикларга – юк! 12+