Логотип
Хәбәрләр

Айдар Галимов: «Очраклы очрашу булмый»

Айдар Галимов хатыны Зилә белән техникумда укыган вакытта таныша. Зилә Айдарны армиягә озатып кала һәм каршы да ала. Әйтәләр бит, тормышта очраклы әйберләр булмый дип, бу ике яшь йөрәкнең дә табышуы о...

Айдар Галимов хатыны Зилә белән техникумда укыган вакытта таныша. Зилә Айдарны армиягә озатып кала һәм каршы да ала. Әйтәләр бит, тормышта очраклы әйберләр булмый дип, бу ике яшь йөрәкнең дә табышуы очраклы булмагандыр. Айдарны популяр җырчы булганга гына яратмаган ул Зилә. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Аны дөрес итеп беркем дә аңлата алмас мөгаен, һәркемнеке төрлечә була торган хис ул, һәр йөрәк үзенчә ярата. Башта кешенең тышкы кыяфәтенә гашыйк буласың, ә соңыннан эчке дөньясын күрә, аңлый башлыйсың. Айдар да Зиләсенә көннән-көн гашыйк була икән, һаман да яңа якларын ача ул аның .

Айдарның графигы бик тыгыз, ул җырчы булудан тыш депутат та бит әле. Шуңа күрә аның гаиләсенә игътибары да җитеп бетмәскә мөмкин. Хатыны балаларына дөрес тәрбия биргән дип саный Айдар, чөнки алар әтиләренең эшенең халык, гаилә өчен никадәр мөһим икәнен аңлап үсәләр.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк