Айдар Галимов татар эстрадасы турында фикерен ачыктан-ачык әйтте.

Кичә Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов концерты узды.

Милләт, халык язмышына битараф булмаган Айдар Галимов "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова белән эстраданың роле турында фикерен уртаклашкан.

“Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, - дигән Айдар Галимов ул “Татар-информ” хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтовага. - Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.

Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде. Дәвамын укырга мөмкин...

интертат

Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
227
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы