Логотип
Хәбәрләр

Айдар Сөләйманов белән Алинә Шәрипҗанова “Культура” каналында татар җыры турында сөйләячәк

Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова белән Айдар Сөләйманов “Россия-Культура” каналында чыгачак яңа тапшыруда татар җыры турында сөйләячәкләр. Сүз Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы...

Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова белән Айдар Сөләйманов “Россия-Культура” каналында чыгачак яңа тапшыруда татар җыры турында сөйләячәкләр. Сүз Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы турында бара. Ул “Россия-Культура” каналында яңа сезонда эфирга чыгачак. Әлеге тапшыру турында бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова әйтте.

Беренче тапшыру Вадим Эйленкриг музыкаль җитәкче булган “Үзгәреш җиле” проектына багышлана. Ул октябрь аенда эфирга чыгачак.

“Тапшыруга август аенда төштек. Тапшыруда татар җыры турында сөйләштек, әлбәттә. Әмма тапшыру эфирга чыкканчы, мин аның турында тулырак мәгълүмат бирә алмыйм”, - диде Айдар Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә..

Тапшыруда Айдар Сөләйманов башкаруында “Рәйхан” татар халык җыры яңгыраячак.

  • Быел “Үзгәреш җиле” фестивале концертлары 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә булачак.
  • Рузилә Мөхәммәтова
  • Рамил Гали, Салават Камалетдинов
  • татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк