Логотип
Хәбәрләр

Айдар Тимербаев: «Әниемә – яңа йорт»

Танылган хитлар авторы, композитор Айдар Тимербаев матур җырлар язу белән генә мәшгуль түгел әле ул. Җырчыларны тәмле-тәмле күчтәнәчләре белән сөендерү өстенә ул үз әнисен куандырып яшәргә дә онытмый....

Танылган хитлар авторы, композитор Айдар Тимербаев матур җырлар язу белән генә мәшгуль түгел әле ул. Җырчыларны тәмле-тәмле күчтәнәчләре белән сөендерү өстенә ул үз әнисен куандырып яшәргә дә онытмый. Туган яклары Сабадан юлы өзелмәгән Айдар ихаталарында яңа йорт күтәреп ята икән. Инде стеналары өелеп, түбәләре капланган йортка тәрәзәләр куйдырган ул, утын-суын-газын булдырган. Озакламый эчке ремонт эшләрен төгәлләп, җиһазлыйсы гына кала, ди Айдар. Аннан инде иң зур хыялы  шушы бөтен уңайлыклары булган яңа йортка әнисен күчерү икән. «Ял көннәрендә мин гаиләм белән кайтып йөргәндә, әнием безне көтеп торырлык булсын иде», – ди Айдар. Ә без исә афәрин генә диябез! Кем әйтмешли, булганнан бар да була.


Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк