Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Кешеләр, нигә акча әрәм итеп сары матбугатка языласыз?»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда туры эфирга чыгып, халыкка мөрәҗәгать итте. Күптән түгел бер район газетасында җырчының ялангач ботлары күренгән фотосурәтен тәнкыйтьләп мәкал...

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда туры эфирга чыгып, халыкка мөрәҗәгать итте. Күптән түгел бер район газетасында җырчының ялангач ботлары күренгән фотосурәтен тәнкыйтьләп мәкалә чыккан иде. Бу мәсьәлә тирәсендә шактый сүзләр куерды. Айгөл хәтта әлеге газетаны үзе турындагы мәгълүматны рөхсәтсез кулланулары өчен судка бирергә хаклы булуын, ләкин пычранырга теләмәвен белдереп язган иде.

Шушы хәлләргә мөнәсәбәтле Айгөл халыкка мөрәҗәгать итә: «Ни өчен сез акча әрәм итеп сары матбугатка языласыз? Артистлар белән аралашыр өчен хәзер социаль челтәрләр, Инстаграм бар», – ди ул.

Айгөл әлеге басманы кем чыгарганын белүе хакында әйтте. Ул кеше әтисенең студенты да булып чыккан.

Айгөл үзенең тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыгуының максатын шоу-бизнеска мөнәсәбәте булмаган кешеләргә законнарны аңлату өчен дип искәртте. «Социаль челтәрләрдә шәхси материалларны хуҗасының рөхсәтеннән башка куллану закон тарафыннан тикшерелә», – дип халыкны кисәтте җырчы.

Автор: А.Галимова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дусларыыыым!Тынычланыгыыз инде?‍♀️???))))Сезнең язганнардан мин яхшырак та,начаррырак та уже булмыйм?‍♀️!Иң мөһиме-Мин үземне! һәм минем якыннарым минем чынлыкта нинди икәнен беләләр!Эчке дөньямны да беләләр!Бу минем өчен күпкә мөһимьрәк...!!!Нерваларыгызны бетермәгез зинһар!Бик күүүп тәти кыяфәт килештереп йөргән кешеләрне дә беләм,ләкин эчке дөньялары.....?белән тулган..Кем нәрсә тели шуны күрә инде..Киңәшем сезгә-музейга,фотовыставкаларга барып кайтыгыз,театрларга,сәяхәтләргә...Һәм блокировать тә итмим мин сезне..Үзләре дә бит подпискадан китмиләр...??Һәрбер комментыгыз өчен рәхмәт!!!Иманым камил,кайберәүләрегез ул фотолар астына язылганын да укымый...Иң мөһиме,кереп,өрергә....Кем монда шәрәлек күрә кызганыч...Хәер,миңа барыбер!Мин бу калган гомеремне кемгәдер, нидер исбатлар өчен яшәмим инде..Минем өчен һәрвакыт кешенең эчке дөньясы,кешеләргә карата эшләгән гамәльләре күпкә мөһимьрәк иде...Шуңа күрә,кәефегезне дә,нервагызны да,вакытыгызны да әрәм итмәгез лучше!Займитесь своей жизнью!!!И тогда вам будет некогда до чужой?,как мне например!Чаптым яме ,матур эшләр,матур очрашулар,матур гомерем көтә...???????

Публикация от Aigul Barieva засл.артист РТ (@aigul_barieva)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк