Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева Кыш бабайга ышанамы?

Тиздән Яңа ел җитә, ә аны Кыш бабайдан башка күз алдына китерүе кыен. Хәзерге заман балаларын Кыш бабайның барлыгына ышандыру авыр. Ә бит Кыш бабайга ышану кирәк әйбер икән, бала үзенең иң яхшы яклары...

Тиздән Яңа ел җитә, ә аны Кыш бабайдан башка күз алдына китерүе кыен. Хәзерге заман балаларын Кыш бабайның барлыгына ышандыру авыр. Ә бит Кыш бабайга ышану кирәк әйбер икән, бала үзенең иң яхшы якларын гына белгән кеше барлыгына ышана, чөнки алар күп очракта үзәләре эшләгән гамәлләрне белмиләр дип уйлыйлар икән. Ә Кыш бабай кешедә яхшы сыйфатларның булуына шикләнми.

Балалар дип, олылар да Кыш бабайга ышаналар икән бит, әнә татар эстрадасы җырчысы Айгөл Бариева шулай дип яза. Аның әнисе гомер буе балалар бакчасында музыкаль тәрбияче булып эшләгән. Утренникларга Кыш бабай роленә кеше эзләп азапланмаган ул, бу рольне ире башкарган, ягъни Айгөлнең әтисе. Айгөл башта әтисен танымаган, чын-чынлап Кыш бабайга ышанган. Әмма үсә бара ул әтисен таныган. Ләкин ул барыбер: «Чын Кыш бабайның барасы җирләре күп, шуңа ул үз вазыйффасын әтиемә тапшырган», дип уйлап ышануын дәвам иткән. «Һәм һаман да ышанам, теләк телим, бүләк көтәм», ди Айгөл.

Ә сез ышанасызмы Кыш бабайга?

Автор: Г.Хәлиуллина

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ә мин һаман да Кыш бабайга ышанам.... Әнием гомер буе балалар бакчасында музыкаль тәрбияче булып эшләде...Яңа ел утренникларына Кыш бабай эзләп интекми иде..Һәрвакыт Әтием Кыш бабай иде...Хәттә аның балалар бакчасында гына түгел,күрше тирә,таныш белешләргә дә бара иде...Ә мин инде баштарак үзем дә Әтине танымыйча, чын Кыш бабай килде дип,сөенә идем..Аннары инде үсә бара,Әтине таный башладым...Ә барыбер: "Чын Кыш бабайның барасы җирләре биик күп,шуңа ул үз вазыйфасын Әтиемә тапшырды"дип...барыбер ышана идем...Һәм һаман да ЫШАНАМ...ҺӘМ ТЕЛӘК ТЕЛИМ...БҮЛӘК КӨТӘМ..???❤????Ә сез ышанасызмы??? P.s.альбомнан эзләп табасы булыр әле Әтиемнең Кыш бабай булып төшкән сүрәтләрен...??? #скороновыйгод #2019 #аллагашөкер #исәнсаугынабулыйк #меңрәхмәтРаббыма?❤ А вы верите в Деда Мороза???Я до сих пор да!???????❤

Публикация от Aigul Barieva ???Бул гына (@aigul_barieva)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк