Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Минем аккаунтта башка кеше утыра, берни эшләп булмый»

- Бу яңалыкны ялга китәр алдыннан, аэропортта белдем. (Җырчы тормыш иптәше Линар белән Таиландта ял итеп кайтты – ред.). Инстаграмның ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин бернәрсә дә эшл...

- Бу яңалыкны ялга китәр алдыннан, аэропортта белдем. (Җырчы тормыш иптәше Линар белән Таиландта ял итеп кайтты – ред.). Инстаграмның ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин бернәрсә дә эшләп булмады. Хакерлар электрон почтамның адресын үзгәртеп куйган булып чыкты. Алай килеп чыгуы кызганыч, бу очракта гаеп миндә. Ул аккаунтка cаклану чаралары (защита) куелмаган иде. Дөресен генә әйткәндә, шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Бу аш-су аккаунтының хакерлар өчен кызык булачагын белмәдем. Хәзерге вакытта әлеге аккаунтта башка кеше утыра, аның кем икәнен белмим. Ул «reseotnargiz» дип теркәлгән, аның белән элемтәгә кермәдем. Әлеге хакер минем шәхси фотосүрәтләремне алып ташлады һәм төркемнең исемен үзгәртте. Минем җырларым белән урнаштырган рецептларны бозып ташлады. 

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк