Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева үзен гаепләгән кешеләргә җавап бирде

Айгөл Бариеваның сабан туенда чәкчәк муляжын тотып төшкән шаяртуы уеннан уймак китереп чыгармасмы? Исегезгә төшерәбез, җырчы Айгөл Бариева көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшеп, инстагр...

Айгөл Бариеваның сабан туенда чәкчәк муляжын тотып төшкән шаяртуы уеннан уймак китереп чыгармасмы?

Исегезгә төшерәбез, җырчы Айгөл Бариева көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшеп, инстаграмга шул фотоны куйды да, "Арчада зарплатаны шулай итеп бирделәр", - дип язган иде.

Әмма Айгөлгә шелтә белдерүчеләр табылды. "Гел акчага гына эшләп йөрисез мени? Укытучылар гел бушлай эш башкаралар гомер бакый", - дип язган бер инстадусты.

"Укытучы, тәрбияче - гомер буе бушка эшли: 20-25 бала урынына 40ны-45не укыта, тәрбияли, бушка җырлый да, бии дә, агач-чәчәкләр утырта, ремонт ясый. Кызганычка, бу нормага кереп китте", - дип өстәгән икенчесе.

"Артистларның эше бит инде ул. Гел бушка җырлап-биеп йөрсәләр, тормышны ничек алып барырлар? Алар да бик күп хәйрия концертлары уткәрәләр", - дип Айгөлне аклап язган өченчесе.

Әмма сүз моның белән генә тәмамланмады. "Интертат" электрог газетасы бу хәл турында язып чыгуга, Айгөлгә дәгъвалар көчәйде генә. "Айгөл ачуланмасын... Халыкның ачуы көчле: эше булса да, акчасы юк.. Тормыш кыйммәтләнә, хезмәт хакы артмый... Ә җырчыларда мактанышу китте: чит илдә ял иту, матур йортлар, тәти күлмәкләр белән. Инста дустагы җырчыларның бу мактанышуы очын очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара да.. Әзрәк тыйнаграк һәм сабыррак булу лззем..." - дип өстәде тагын бер инста кулланучы. 

Инде Айгөл Бариева да түзмәде, бу дәгъваларга җавап бирергә мәҗбүр булды. Җавапны ул инстаграмында язган.

"Охх ,мин чәкчәк белән төшеп, шаярып язган сүзләрем шуның хәтле миндә һәм @intertat.tatar гаугага барып чыгар кем белгән! Сезне аңлыйм - видимо накипело. Ләкин минем дә, җырчыларны, үзебезне яклап язып, халыкка бераз күзне ачасым килә әле. Мин үзем дә кияүгә чыкканчы 4 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше! Һәм аның авырлыгын бик яхшы беләм! Ләкин артистлар гаиләсендә үскәч, сәхнә барыбер үзенекен итте. Әкренләп-әкренләп эшли башладым ул юнәлештә. Җиңел булмады. Бик күп тәнкыйтьләр дә ишетергә туры килде. Беркайчан да артык популяр булмадым, шыгрым тулы заллар җыймадым. Ләкин һәрвакыт яраткан  эшемә бик җитди карадым. Һәм 100% үземне иҗатка бирдем һәм бирәчәкмен.

Ә хәзер акчага кагылышлы! 

1. Җырны сатып алабыз - 15меңнән алып 30 меңгә хәтле (әлбәттә, һәрвакыт түгел. Шундый бәхетле очраклар бар - бушка да бүләк итәләр. Ләкин андыйлар элек күбрәк иде..) Дәвамын укыгыз...

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк