Логотип
Хәбәрләр

Айгөл: «Дуслар, беләсезме, мин гашыйк булдым»

Айгөл Сагынбаева янәдән Казанга килде. Башкортстаннан үзе белән ияртеп чиксез моң алып килгән. Айгөл үзенең җырлары белән татар-башкорт дуслыгы бәйрәмен оештырды дисәм, ялгышмам. Концерт башында Айг...

Айгөл Сагынбаева янәдән Казанга килде. Башкортстаннан үзе белән ияртеп чиксез моң алып килгән. Айгөл үзенең җырлары белән татар-башкорт дуслыгы бәйрәмен оештырды дисәм, ялгышмам.

Концерт башында Айгөл: «Дуслар, беләсезме, мин гашыйк булдым», - диде. Алып баручылар моны ишетеп, кемгә гашыйк булуын ачыкларга тәвәкәлләделәр.

Тамашада катнашучылар арасында «Караван» төркеме бар иде. Әлеге төркемдә дүрт егет. Менә шушы дүрт егетнең берсенә гашыйк булгандыр инде дип уйладылар. Башланды узыш, егетләрнең кайсысы яхшырак, кайсысы Айгөлгә күбрәк туры килә.

Ахры чиктә түбәндәге карарга килделәр: Айгөл кем белән дуэт җырлый, шуңа гашыйк.

Хәзер кем белән җырлар микән дигән сорау килеп басты. Искәндәр Хәйруллин егетләргә: «Ишетеп беләм: кайсыгыздыр әле күптән түгел яхшы исемгә лаек булды», - диде. Соңыннан уены-чыны белән: «Званиең бар икән, җырлыйсың инде – безнең Казанда шулай», - дип өстәде.

Егетләр арасында Башкортстанның атказанган артисты бар икән. Ул – Марсель Котоев. Айгөл белән алар башкорт халык җырларына тезмә башкардылар.

Шулай да Айгөл Марсельгә гашыйк түгел икән. Концерт ахырында ул залга: «Тамашачыларым, мин сезгә гашыйк», - дип мәхәббәтен белдерде.

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк