Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Рәхимовасыз солянка токмачлы ашка әйләнеп кала

«Язгы солянка»га барып кайттым. Концерт искиткеч иде. Дөрес, анда Айгөл Рәхимова булмавы гына бераз күңелне кырды...  Беләсезме, дөресен әйткәндә, мин бу язманы, гомумән, язарга тиеш түгел идем. Мин...

«Язгы солянка»га барып кайттым. Концерт искиткеч иде. Дөрес, анда Айгөл Рәхимова булмавы гына бераз күңелне кырды... 

Беләсезме, дөресен әйткәндә, мин бу язманы, гомумән, язарга тиеш түгел идем. Миннән бу концертны язмавымны сорадылар, ә менә мин алдым да яздым. Күрәсең, кемгәдер язуым ошамагандыр. 

Әле «Язгы солянка»га бару алдыннан, үзем-үземә әйттем - хәзер барам да, җырчы Айгөл Рәхимованы мактап кайтам әле, мин әйтәм. «Син мине юри шулай начар язасың, яратмыйсың» дигән фикердәге сүзләр әйткән иде ул миңа. Шуның киресен дәлилләргә иде исәбем. Ә ул концертта булмады! Мин ялгыш башка рекламаны ишеткәнмендер, мөгаен.

Айгөл Рәхимова булмагач, концертны «бишлегә» дип әйтеп булмый. Ни генә әйтсәң дә, Айгөл Рәхимова - мондый җыелма концертларны яхшы иткән җырчыларның берсе. Шулай булмаса, аның турында аз гына тәнкыйть, тәнкыйть тә түгел әле, «яшенә карата өлкәнрәк образда булды, концертында мәзәкләр яңгырамады, җыр гына булды» дигән сүзләргә «концертны язма» диярлек дәрәҗәдә үпкәләмәсләр иде.

Ялгышсам, гафу үтенәм, әмма Айгөл Рәхимова фамилиясе радиолардагы рекламаларда яңгырады бугай. Бәлки, бу пиар, концертка җырчыларны күп итеп китерү өчен эшләнгәндер дип юаттым үземне... Минемчә, Айгөл Рәхимова була дисәләр, залның кимендә туксан проценты нәкъ менә шуның өчен генә билет сатып ала. 

Кызганыч, тамаша кылуымның бер кызыгы калмады. Мин бит Айгөл Рәхимова өчен килгән идем!

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Абдул Фархан

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк