Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Зәйнуллина: «Элекке ирем – хокук бозучы, балалар янында миңа да сукканы булды, әниемә дә кул күтәрде»

- Айгөл, балаларның юкка чыгуы кайчан билгеле булды? - Бу хәл 9 июнь булды. Миңа элекке ирем Тимурның балаларны урлавы турында апам хәбәр итте. Тимурның, аларга янап, балаларны машинасына утыртып, үз...

Айгөл, балаларның юкка чыгуы кайчан билгеле булды?

- Бу хәл 9 июнь булды. Миңа элекке ирем Тимурның балаларны урлавы турында апам хәбәр итте. Тимурның, аларга янап, балаларны машинасына утыртып, үзе белән алып киткәнен әйтте.

Сез инде алты ел дәвамында ир-хатын статусында түгел. Моңа кадәр балаларны урлаганы бар идеме?

- Соңгы еллар эчендә балаларны үзенеке итәргә теләве турында сөйли иде. “Беренче улыбыз минем белән яшәргә тиеш”, - дия иде. 2019 елның май аенда балаларның берсен бер ай дәвамында миңа күрсәтмәде. Полиция хезмәткәрләре ярдәм итәргә теләми. Шуңа күрә бу юлы социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләр арасында ярдәм кулын суза алырдайлары бар, ә хокук саклау органнары: “Ул бит балаларның законлы әтисе. Сезнең хокукларыгыз бертигез”, - дип торалар. Әйе, хокуклары турында белә ул, ә бурычлар турында уйлап та караганы юк.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк