Логотип
Хәбәрләр

Айрат Хәйруллин: Туган телләрне ихтыяри укытуга бәйле закон проекты зур кайтаваз тудырачак

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты Россия Федерациясенең милли субъектларында, аеруча Татарстанда зур резонанс тудырачак. РФ Федераль Җыены Дәүләт Ду...

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты Россия Федерациясенең милли субъектларында, аеруча Татарстанда зур резонанс тудырачак. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Парламентарий әлеге инициативаны хупламый. Документ Татарстан Конституциясен боза, ди ул. Анда татар теленең икенче дәүләт теле икәнлеге төгәл билгеләнгән.

«Россия – федератив дәүләт, аның составында милли республикалар бар. Кызганыч ки, әлеге закон проектының кабул ителү ихтималы зур. Бүгенге көндә аңа, илебезнең федератив үзенчәлекләрен һәм татар теленең ролен исәпкә алып, тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Татар теле Россиядә икенче милли тел һәм республика Конституциясе буенча Татарстанда икенче дәүләт теле булып тора», - диде депутат.

«Татарларның күбесе мәктәпләрдә балаларга туган телне укытуда үз хокуклары чикләнгән дип санаячак. Мин моңа шикләнмим», - дип сүзен йомгаклады ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк