Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Гәбдинова: «Танылыр өчен акчалы булырга кирәк»

Хәзерге заманда артистларга танылу өчен сәләт кирәкми, бары тик кесәң акча тулы булсын. Әлеге танылу ысулы хакында имеш-мимешләрне күпләр ишеткәндер инде. Популяр җырчы Айсылу Гәбдинова да бу темага...

Хәзерге заманда артистларга танылу өчен сәләт кирәкми, бары тик кесәң акча тулы булсын. Әлеге танылу ысулы хакында имеш-мимешләрне күпләр ишеткәндер инде.

Популяр җырчы Айсылу Гәбдинова да бу темага кагылышлы инстаграмына язма урнаштырган. «Китте шундый замана: концертта чыгыш ясар өчен, җырын куйсыннар өчен, күрсәтсеннәр өчен җырчы үзе акча түләргә тиеш... Кызык та, күңелсез дә...», дип фикерли Айсылу.

Артистканың укучылары: «Акчаң булмаса, талантың белән бер ни дә эшләп булмый шул. Бик дөрес Айсылу, күрмиләр дә, ишетмиләр дә сине», «Дөрес әйбер түгел, җырны, җырчыны элекеге кебек иләк аша үткәреп, аңа акча түләсеннәр», дип аның белән килештеләр.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк